1 гыйнвардан пенсияләр артачак: Кемнәр өчен?
2026 елда пенсияләр индексацияләнәчәк
Республика пенсионерлары нинди өстәмәгә исәп тота ала?
1 гыйнвардан Татарстан пенсионерларының пенсияләре 7,6% ка индексацияләнәчәк. Бу күрсәткеч инфляциядән югарырак булачак, ул 6,8% дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бары тик иминият пенсияләренә генә кагылачак, социаль пенсияләрне 1 апрельдән арттырырга планлаштыралар дип яза Шәһри Казан.
Димәк, иминият пенсияләре күләме уртача 2 мең сумга артачак.
Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы булырга, шулай ук ким дигәндә 30 пенсия баллы тупларга кирәк. индивидуаль пенсия коэффициенты аз гына җитмәсә, балларны ирекле кертемнәр кертү юлы белән сатып алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев