2025 елда 118 көн ял итәчәкбез
247 эш көне булачак
Россиялеләр 2025 елда 118 көн ял итә алачак. Россия Хезмәт министрлыгында яңа елга бәйрәм һәм ял көннәре календарен тәкьдим итте дип яза Шәһри Казан.
Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн дәвам итәчәк, 8 гыйнварда тәмамланачак. Беренче эш атнасында нибары 2 генә эш көне булачак — 9, 10 гыйнвар.
Май бәйрәмнәре нибары 8 көн генә барачак, әмма тәнәфес булачак.
Шул ук вакытта 8 март һәм 23 февраль өстәмә бәйрәм көннәре булмаячак, чөнки бу даталар болай да ял көннәренә туры килә.2025 елда россиялеләр 22-23 февральдә, 8-9 мартта, 1-4 майда, 8-11 майда, 12-15 июньдә, 2-4 ноябрьдә, 31 декабрьдән 2026 елның 8 гыйнварына кадәр ял итәчәк.
Татарстандагы бәйрәм көннәрен дә куеп узыйк әле:
Ураза бәйрәме — 30 март (якшәмбе), Корбан бәйрәме — 6 июнь (җомга), Республика көне — 30 август (шимбә), Татарстан Конституциясе көне — 6 ноябрь (пәнҗешәмбе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев