Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда 112 номерына шалтыратырга кирәк
Татарстанда 3 октябрьдә көчле җил һәм бозлавык көтелә. Җил тизлеге урыны белән 15-16 м/с, Казанда 15 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә һава шартларын исәпкә алырга киңәш ителә.
Авыл халкына көчле җил вакытында агачлар астына һәм электр линияләре янына качмаска киңәш итәләр. Җәяүлеләргә юлны билгеләнгән кичүләр аша гына кичәргә кирәк.
Шулай ук балаларны күзәтергә һәм кирәк булганда өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә киңәш ителә.
Вести Татарстан
Нет комментариев