Юлларда игътибарлы булу сорала
30 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Җәяүлеләргә урамнан барганда һәм юл аша чыкканда игътибарлы булырга, ә транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Машина йөртүчеләргә шулай ук артык маневрлар ясамаска, узышмаска киңәш ителә.
Нет комментариев