50 мең сум бирәләр. Кемнәргә?
Төрлесе

50 мең сум бирәләр. Кемнәргә?

Рәсми рәвештә 30 ел яшәүчеләргә – 30 мең сум, 40 ел яшәүчеләргә – 40 мең, 50 елга – 50 мең, 60 елга – 60 мең, 70 еллыкка – 70 мең сум бирергә тәкъдим ителә

Дәүләт Думасына 30 ел һәм аннан да күбрәк рәсми никахта торган гаилә парларына түләүләрне расларга тәкъдим итүче закон проекты карауга кертеләчәк. 

Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) үзенең Telegram-каналында хәбәр итә, дип яза ТАСС. 

Аерым алганда, рәсми рәвештә 30 ел яшәүчеләргә – 30 мең сум, 40 ел яшәүчеләргә – 40 мең, 50 елга – 50 мең, 60 елга – 60 мең, 70 еллыкка – 70 мең сум бирергә тәкъдим ителә.

Шәһри Казан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев