Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

7 тәрбияче булганда бала караучысыз була (фото)

Бу фотоларны караганда, авышкан, яраксыз хәлгә килгән баскыч районыбызныӊ кайсыдыр ерак авылында кибет яисә мәдәният учагы бинасыныкы дип уйларсыз. Алай түгел шул, ялгышасыз.

Бу баскыч бистәбезнеӊ нәкъ үзәгендә урнашкан бинаныӊ арткы яктан йөри торган өлешендә. Әйе, Балтач шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты, район үзәк китапханәсе, район «ЗАГС» оешмасы, район архивы, үзәкләштерелгән бухгалтерия, район статистика бүлеге, район кино оешмасы, районныӊ «Кайтаваз» радиосы, вакытлыча булса да, районныӊ җир һәм мөлкәт палатасы һәм район башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык буенча бүлеге дә сыенган бу бина бүгенге көндә чын хуҗасыз булып, акрынлап яраксыз хәлгә килә. Бәлки, шушында урнашкан барлык оешма җитәкчеләре бергә җыелып, бинаныӊ ремонты буенча бер карарга килергә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250