«Аҗаган 2.0» ның яңа сезоны 100 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк
Ярышлар берничә этапта узачак
Татарстанның 7 яшьтән 23 яшькә кадәрге 100 меңнән артык кешесе «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының яңа сезонында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, оештыручылар проектның узган елгы масштабын саклап калырга планлаштыралар. Уен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узачак.
Катнашучыларны дүрт яшь категориясенә бүләчәкләр — башлангыч мәктәп укучыларыннан алып көллият һәм техникум студентларына кадәр. Аларга БПЛА операторы, командир, военкор, медик, сапер һәм элемтәче кебек төрле рольләрне башкарырга туры киләчәк.
Ярышлар берничә этапта узачак — мәктәп дәрәҗәсеннән алып Казанда һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә узачак зона уеннарына кадәр.
Татарстан 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев