Россиянең үзәк өлешендә 2026 елгы әбиләр чуагы сентябрьнең икенче декадасында башланырга мөмкин
Синоптикларның беренчел фаразлары буенча, җылы көннәр кыска вакытлы салкыннардан соң киләчәк һәм бер-ике атна дәвам итәчәк.
“Российская газета” мәгълүматларына караганда, Россиянең урта полосасында җылы көннәрнең 10–14 сентябрь тирәсендә башлануы көтелә.
Фараз буенча, җылы һава торышының иң югары ноктасы 23–25 сентябрьгә туры килергә мөмкин. Шуннан соң һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә.
Әбиләр чуагы күпме дәвам итә?
Гадәттә Әбиләр чуагы 7 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә. Әмма аның вакыты төбәкнең климат үзенчәлекләренә бәйле.
Россиянең көньяк төбәкләрендә җылы һава сентябрь ахырына кадәр сакланырга мөмкин. Төньяк районнарда исә Әбиләр чуагы иртәрәк — август ахырында ук башланырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев