Әбиләр чуагында температура 20 градуска кадәр күтәреләчәк
Татарстанда 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр кабат әбиләр чуагы көтелә. Бу чорда һава температурасы 16 градуска кадәр артачак, дип хәбәр иткән «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин.
«Татарстанда 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр җылытачак. Һава температурасы 13-16 градуска кадәр кадәр күтәреләчәк. Бу чорда бернинди дә явым-төшем көтелми», – дигән агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округының көньягында шактый җылы һава массасы формалашачак, шуңа күрә анда температура 20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев