«Абыема гашыйкмын»
«Безнең киләчәгебез булырмы?»
Өч туган абыема гашыйкмын. Ул да мине ярата. Тик әти-әниләр нык каршы. Шулай йөреп икебез дә утызга җитеп барабыз. Әни җиде буынга кадәр туганнар бергә булмаска тиеш, ди. Мин алай түгел, дим. Чөнки кайбер мөселман илләрендә икетуганнар да өйләнешә бит. Патша заманын алып карасаң, анда кузен һәм кузинаны димләп өйләндергәннәр.
Алар ике буын гына була. Яраткан кешем читкә чыгып китәргә чакыра. Моны әни ишетеп калган. Әгәр аның белән качып китсәң, әниең дә, әтиең дә, туганнарың да юк синең, ди. Безнең әти-әниләр дә безнең аркада үзара бик нык талашты, хәзер аралашмыйлар. Бернигә карамый, әллә чыгып китәргәме икән?
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев