Температура климатик нормадан +5 градуска кадәр югарырак булыр диелә
Май ае Россиянең үзәк төбәкләрендә рекордлы явым-төшемнәр, кар һәм кыраулардан башланды. Әмма вәзгыять инде май уртасына үзгәрәчәк, дип яза «Челнинские известия» «Фобос» һава торышы үзәгенә сылтама белән.
Синоптиклар фаразлары буенча, май Россиянең күпчелек өлешендә нормадан 1-2 градуска югарырак булачак.
Майның беренче декадасы салкын булачак — гадәттәгедән 4 градуска диярлек салкынрак. Әмма ай уртасында температура нормальләшә, ә май ахыры һәм июнь башында аномаль эсселек булырга мөмкин — климатик нормадан +5 градуска кадәр югарырак булыр дип көтелә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев