Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Арбаш медпункты авыл яшьләренә комачаулый

Арбаш авылы фельдшер-акушерлык пункты көн саен кичен яшьләрнең күңел ачу урынына әверелә.

Бу хакта безгә район үзәк хастаханәсеннән Фәния Фәйзрахманова борчылып шалтыратты.

- Арбаш медпункты янындагы галәмәтләрне бер барып күрегез әле, биредә һәр кич саен авыл яшьләре җыелып, күңел ача. Андагы тәртипсезлек, мәгънәсезлеккә исең-акылың китә торган. Яшьләрдән соң нәрсәләр генә калмый биредә. Әле алай гынамы, белдерүләрне ерталар, яндыралар. Участок вәкиленә, җирлек башлыгына да әйттек инде. Юкса, беренче медицина ярдәме кирәк чакта иң беренче үзләре үк фельдшерга мөрәҗәгать итә.

Нәрсә галәмәте бу, яшьләрнең нинди үчләре бар? Шаяру дисәң, бернинди кысаларга да сыймый. Эш җитмәү нәтиҗәсеме, әллә инде телевизор, компьютер, интернет чиреме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250