Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Әрнүләргә түзә икән йөрәк, түзә икән йөрәк барысына!

Фаҗига буласы вакыт өйлә вакыты булып безнең Рифат дустыбыз өендәге сарыкларына алып кайтырга дип сыерлар кардасы кырыена капчыгына силос тутырырга килә

Рифатнын үлгән хәбәрен мин иртә таңнан фермага эшкә чыгып, кардадан сыерларны торакка кертеп бәйләгәндә ишеттем.

Ишеттем дә, ферма кырыенда мәтәлеп яткан бозау читлеге өстенә утырып, туйганчы еладым. Нәрсәгә елаганымны да белмим, әллә берсеннән-берсе кечкенә калган өч баласын, әллә бергә сыерлар сауган, япь-яшь көе тол калган хатынын җәлләдем, әллә кичә генә безнең белән шаярып-көлеп йөргән дусны югалту ачысы җанны телгәләде, аңлаталмыйм.

Төшке аш белән кичке аш ашау аралыгында, сәгать өчләрдә бер чәйләп алуны «чурапый» диләр бездә. Каян килеп чыккан сүздер ул «чурапый» сүзе, әллә кайнанам Урта Пошалым кызы булып шуның белән Арча якларыннан ияреп килгән сүз, белмәссең. Бәрәңге казып газапланган чак иде. Газапланган дип шуңа язам, җиде кат тиреңне чыгара иде бит ул элек бәрәңге казулар. Атна-ун көнгә сузыла иде.

Балалар кечкенә, өйдә олыгайган кайнана белән эшкә барып-кайтып чабулап йөруче мин мәхлүк, ярый ла ул кулалмашка ир дигәнендә өйдә булса, ул да бит басуда, икмәк өчен көрәштә (комбайнер). Аның бит ул елларда урып-җыюы да озакка бара, хәзерге кебек көчле техникасы юк вакыт колхозларның. Үзебезнең басулар беткәч күрше колхозларга ярдәмгә җибәрүләр дисеңме, әле алай гына да түгел, күрше районнарга җибәрү (бер елны Питрәч районына барып ай буе урып-җыюга булышып кайттылар безнең егетләр, ул Питрәчкә комбайн белән ничекләр барып җиткәннәрдер). Чәйләр эчеп чыгып, казып ташлаган бәрәңге кишәрлеген ничекләр чүпләп бетерәсе дип, ярым-йорты бәрәңге белән тулган капчык өстендә утырам, арылган.

Кинәт, тын авыл өстен яңгыратып, сискәндереп ату тавышы яңгырады. Аргы яктан, без эшләгән ферма ягыннан ишетелде тавыш. Авылыбызның зираты ферма белән янәшә безнең, зират каеннарында оя корып бала үстергән карга көтүе, гайре табигый ату тавышыннан куркышып ферма территориясен очып әйләнеп килеп кире урыннарына утырышырга да өлгермәделәр, бер-бер артлы ике тапкыр тагын янгырады ату тавышы. Бу юлы инде куркышкан карга көтүе, кар-кар килеп акырышып, кара болыт шикелле булып авыл өстендә озак кына тынычлана алмыйча очып йөргәннән соң басу ягына китеп күздән югалдылар.

Безнең фермада галәмәт зур нәсел үгезе бар иде. Тонна 200 кг авырлыкта диләр иде аның турында. Ул елларда көтүне үстерү максатында ясалма орлыкландыру өстенә нәсел үгезе дә тоталар иде фермаларда. Тагын шуны да әйтми булмый, шушы галәмәт зур үгезне, кардадан сыерлар белән бергә кергәндә, борынындагы боҗрасына бәйләгән ярты метр тирәсе бавыннан, ясалма орлыкландыручы булып эшләүче арык гәүдәле Әминә апабыз, ансат кына эләктереп алып, бер кат муеныннан сыйпап тынычландырып, кәҗә бәкәен җитәкләгән кебек алып төшеп махсус торагына бәйләп куя иде. (Шуңа күрә без аны үзара яратып «үгез Әминә» апа дип йөртә идек). Менә шушы үгезне ату тавышы булган икән ул кичә мин бәрәңге бакчасында ишеткән ату тавышы.

Фаҗига буласы вакыт өйлә вакыты булып безнең Рифат дустыбыз (фермада лаборант булып эшләде, хатын-кыз кебек бик йомшак күңелле иде, әз генә шаярып ярамаган сүз әйтсәң үпкәләп йөрүчән иде) өендәге сарыкларына алып кайтырга дип сыерлар кардасы кырыена капчыгына силос тутырырга килә. Килүен килә, әллә сыерлар арасындагы үгезне абайлап бетерми, әллә абайлап та гөнаһсыз күзләре белән карап торган үгез рәвешендәге әжәлгә игътибар бирми капчыгына силос тутыра башлый.

Бер мизгелдә куәтле хайван Рифатны мөгезе белән сыерлар арасына эләктереп атып тәгәрәтеп сөзә башлый. Кемдер күреп бичараны маллар арасыннан аралап алганда инде соң була. Шулай итеп, 34 яше тулар тулмас өч баласын ятим, сөекле хатыны Әлфияне тол калдырып Рифат мәңгелеккә күзләрен йома.

Алдына килгән авырлыкларны туганнары, әти-әнисе белән бергәләп җиңә-җиңә тормышны сыңар канатлап өстерәгәндә, гомер юлында эшчән, тормыш арбасын бергә җигелеп тартырга сәләтле Фаяз очрамаса, белмим, Аллаһ тарафыннан җибәрелгән сынауларга ничекләр түзәр иде хезмәттәшебез Әлфия? Ай-хай. Тормыш җайлап үз эзенә төште, балалар үсеп башлы-күзле булдылар, шөкер, — диеп йөргәндә, төгәл 26 елдан, нәкъ Рифат кебек 34 яшендә ике баласын ятим итеп, сөлек шикелле малаен да салкын җир куенына салуларга ничекләр чыдар иде? Ярый янәшәсендә ныклы терәге, һәрвакыт ярдәмгә атлыгып торучы Фаязы бар! Беребез өчен беребез кирәк әле, — дип канлы күз яшьләре аша елмаеп яшәргә өйрәнеп яткан чагы хезмәттәшемнең. Әрнүләргә түзә икән йөрәк, түзә икән йөрәк барысына!

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев