Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Әтисе дә, әнисе дә батып үлгәннәр

Бу хәл бездә булмаган, алай да Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын, дигәнне онытмасак иде...

Стәрлетамакта Ашкадар елгасында 12 яшьлек кыз әти-әнисе белән ял иткән.
Алар су коену өчен җиһазландырылмаган урынны сайлаган, элегрәк биредә өч олы кеше һәм бала батып үлгән, батып баручы 8 баланы коткарып кала алганнар.

Бу юлы гаиләнең ялы чираттагы фаҗига белән тәмамланган. Тулырак мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кызлары бата башлагач, өлкәннәр ярдәмгә ташланган. Әнисе баланы коры җиргә этәреп чыгара алган, ләкин үзе тиз генә су астына киткән. Ире аңа ярдәмгә ташланган, ләкин үзе дә су астында югалган.

Кызны коткарып кала алганнар. Аның әти-әнисе һәлак булган. 49 яшьлек хатынның гәүдәсен судан чыгарганнар, ирне коткаручылар эзли әле...

Сулыкларда сак булыгыз! Балалардан күз яздырмагыз! Алкоголь кулланмагыз, тирәнгә йөзеп кермәгез!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-06-13/tise-d-nise-d-batyp-lg-n-4275520

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев