Атна ахырына суытачак
Төрлесе

Атна ахырына суытачак

Татарстанда якын көннәрдә һава торышы сизелерлек суытачак

Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә республикада һава температурасы -8…-13 градус чикләрендә сакланыр дип көтелә. Чәршәмбедән башлап исә салкыннар акрынлап көчәячәк, ә явым-төшем күләме аз булачак.

Атна ахырына температура тагын да түбәнәеп, көндезге сәгатьләрдә -20 градуска якынлашачак. Төнлә исә кайбер районнарда һава -25…-28 градуска кадәр суытуы ихтимал, дип яза «Татар-информ».

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев