Августның беренче атналарында Татарстанда эссе һава торышы көтелә, әмма 5-7 августта эссене яшенле яңгырлар сүрелдерәчәк
Җәйнең соңгы аенда республикада нинди һава торышы көтелүе турында “Метео” үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде. "Августның икенче декадасында Татарстанда һава температурасы түбәнәю көтелә, көндез – якынча 20 градус" дигән синоптик.
Шуваловның сүзләренә караганда, соңгы җәйге айның өченче декадасында температура нормага якын булачак, дип яза Шәһри Казан.
Нигездә, явым-төшем беренче декада ахырында көтелә, шулай ук бераз гына августның икенче декадасына да керәчәк. Аннары явым-төшем күләме аз булачак. Синоптик ассызыклаганча, августта бик эсселек күзәтелми. "Һава температурас 25-30 градус тирәсендә торачак " дигән Шувалов.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев