Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Авылда төзекләндерү кагыйдәләре үтәлми

Бу атнада районның түбән як авылларының берсенә чисталык рейды белән чыктык.

Биредә чисталык торышы һәм төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлеше белән таныштык. Җирләр әле кибеп бетмәгән, аның өстенә көн саен диярлек яңгыр явып китә, шуңа да күп урыннарда әле чистарту эшләре башкарылмаган. Кемнәр өлгеррәк, алар кояшлы көндә җитешкәннәр.

Авылда төзекләндерү чараларының тупас бозылуы игътибарыбызны җәлеп итте. Тирес суы урамга аккан өчен, узган елгыдан калган коры-сары "баш калкыткан" һәм коймалары ауган буш торган җир участогы хуҗасына, су саклагыч зонада иске салам эскертлэре саклаган кешеләргә беркетмәләр төзелде. Алар башкарма комитет каршында эшләп килүче чисталык комиссиясе каршында җавап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250