Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылда джампинг та чит түгел

Балтачта атнага өч тапкыр җыйналабыз, һәркайсына 20-22 кеше йөри. Арчада да төркем оештырдым. Анда да бик теләп шөгыльләнәләр.

Авыл һәм фитнес. Бу ике сүз туры мәгънәсендә янәшә тора алмый кебек. Авылныкылар үзләре дә бит безнең һәр көнебез үзе фитнес, бернинди гимнастика да, җәяү йөрү… берсе дә кирәк түгел, иртәдән кичкә кадәр тәгәрмәчтәге тиен кебек гел хәрәкәттә без ди. Күбесе шулай уйлый. Әмма шул ук вакытта җәяү йөрүчеләр, скандинавия таякларын үз итүчеләр, район үзәгендәге бассейнга йөрүчеләр, кышын – чаңгыда, җәен велосипедта җилдерүчеләр дә байтак.

Баксаң, безнең Балтач районында фитнесның джампинг дигән төре инде шактый популяр икән. Күптән түгел генә Чехиядән безнең илгә “кергән” әлеге фитнес кай арада Балтачка килеп җиткән, кай арада популярлашкан… Алай гына да түгел, инде республика күләмендәге бәйгеләрдә каланыкылар белән ярышырлык дәрәҗәгә ирешкән ике команда да бар икән.

Район газетасының социаль челтәрдәге битендә Рания Коробицкая җитәкчелегендәге команданың джампинг фитнес-бәйгенең шоу номинациясендә гран-при, фест номинациясендә өченче урын, Дидария Гафурова төркеменең беренче урын алуы турындагы хәбәрне укыгач, Раниядән: “Ничек кызыксынып киттегез?”– дип сорадым.

– Моннан биш ел элек травма алдым. Умырткалыгыма җитди зыян килде. Кулымда ике айлык балам да бар иде. Ятып кына тора, саклана алмадым. Ничек кенә хәрәкәтсез калмаска дип, бик борчылдым. Шул чакта күп эзләндем, анатомия, физик күнегүләр белән дәвалану турында күп укыдым, шуларны эшләдем. Шөкер, файдаларын күрдем. Алган белемнәремне дәвам итеп, соңыннан шушы юнәлештә тренер дигән сертификат та алдым. Башкаларга да ярдәм итәсем килде… – ди ул.

Джампинг нәрсә ул дип сорап язсагыз, интернет “сикерү” дип җавап бирәчәк. Гади тел белән әйткәндә, һәр кешегә аерым, кечкенә батутларда сикерү. Аның плюсләре турында Рания, миңа калса, сәгатьләр буе туктаусыз сөйли кала кебек.

– Мин төп һөнәрем буенча югары белемле финансист. Банкта эшләдем. Башым гел авыртып тилмерә идем. Джампинг белән шөгыльләнә башлагач, баш авыртулары бетте. Йөрәк, үпкәләр эшчәнлегенә, лимфа системасына бик файдалы, хатын-кызлар авыруларына ярдәме бик зур. Төркем оештыруыма бишенче ел китте. Шул вакыт эчендә 8-10 ел бала таба алмаган биш кызыбыз әни булды. Стресс-депрессия белән җәфаланучылар да файдасын тиз таба. Бөтенесе шунда “коелып” кала. Без бу шөгыльләнүләрдән яңа туган баладай чистарынып, күңелләр күтәрелеп, көч-энергия артканын сизеп таралышабыз.

Төркемемә 40-42 яшьлек хатын-кызлар йөри, кайберсенең өчәр баласы бар, әмма аларга бу яшьне биреп тә булмый. Ябыгу нияте белән генә килүчеләр дә (бездә 20 килограммга кадәр авырлык ташлаучылар бар) туктый алмый инде. Балтачта атнага өч тапкыр җыйналабыз, һәркайсына 20-22 кеше йөри. Арчада да төркем оештырдым. Анда да бик теләп шөгыльләнәләр.

– Ә ярышларга барганда иганәчеләр ярдәм итәме?

– Ярышлар ул үзе азарт кебек. Башта үзебезне тикшереп карау өчен барган идек, Чувашиягә ике тапкыр, Новосибирски, Түбән Кама, Казан… һәркайсыннан җиңү яулап кайттык. Ике тапкыр Гран-при иясе булдык. Батутларны үз акчама алган идем, команда буларак чыгыш ясагач, махсус киемнәр тектердек – аларны һәм юл чыгымнарын кызлар үзләре күтәрә. Мин инде башка ярышларга бармыйк та дигән идем, әйтәм бит, алар азарт кебек, кызлар үзләре барыйк инде дигәч, кабат яңа программа әзерли башлыйбыз. 

– Батутта сикерү куркыныч, зыянлы түгелме соң ул?

– Эшли башлагач та, бездә дә негатив бик күп булды. Нәкъ шулай, аякларга зыяны бик күп икән, органнар “төшә” икән дигән сүзләр дә булды. Спортның нинди төре белән, нәрсә белән генә шөгыльләнсәң дә, технологияне белеп, төгәл үтәргә, үз-үзеңә зыян китермәскә кирәк. Мин күнегүләрне бию формасында алып барам. Тез башларына, буыннарга зыян дигәндә, батутта сикергәндә каты җирдә йөгергәндәгегә караганда аякларга көч азрак килә (амортизация булганга). Ә файдасын берничә тапкыр шөгыльләнүгә үк кеше үзе аңлый. Тагын шунысын да әйтим, Чехиядән безгә кергән әлеге фитнес белән анда ир-атлар шөгыльләнә, ә бездә барысы да хатын-кызлар. Бездә дә ир-атлар кызыксынып сикереп караган иде, бездән була торган эш түгел икән бу диделәр.

Сикерүнең дә тәртибе бар шул.

Гөлсинә Хәбибуллина

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B