Татарстан Республикасыныӊ Ижтимагый палатасы ярдәме белән Казан шәһәрендә "Приют человека" дип исемләнгән тернәкләндерү үзәге эшли. Монда авыр хәлдә калган кешеләргә ризык, кием тәкъдим ителә һәм төн куну урыннары оештырылган.
Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузарга, аларныӊ тормышын җиӊеләйтергә һәр кеше үзеннән өлеш кертергә мөмкин. Киелми торган, чиста, пөхтә киемнәрне җыю, көн-күреш кирәк-яракларын (савыт-саба, юрган h.б.) туплау эше районыбызда Балтач бистәсенеӊ «Балтач Нуры», Кариле һәм Норма авылы мәчетләрендә башланды. Хәбәрләшү өчен телефоннар:
89270395088 - Рүзиля Шамкаева
89172434185 – Котдус хәзрәт.
Тапшырыла торган кирәк яракларны өйләрдән дә алып китәргә мөмкин.
Аллаһ ризалыгы өчен һәркем бу изге эштә катнаша ала. Жыю вакыты 3нче июньгә кадәр куелган.
Ринат Зарипов фотосы
Нет комментариев