Балаларга – планшет, олыларга...
Төрлесе

Балаларга – планшет, олыларга...

Кыш бабайдан сатып алып булмый торган кыйммәтләр – сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм тынычлык сораучылар да күп.

4 декабрь – Кыш бабайдан бүләк сорау көне иде...

Кыш бабайдан балалар телефон, планшет, ноутбук һәм конструктор сорый. Курчак һәм йомшак уенчыкларга да шат булачаклар. Кыш бабайга килгән хатлар шуны күрсәткән. Ә менә олыларның теләкләре башка төрлерәк. Әти-әниләр әкияти бабайның торак шартларын яхшыртуын һәм кредитларны түләп бетерүен өмет итә. Йорт җиһазлары, яңа мебель, сәяхәт һәм автомобиль турында хыялланучылар да шактый. Кыш бабайдан сатып алып булмый торган кыйммәтләр – сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм тынычлык сораучылар да күп. Быел Кыш бабай (дөресрәге, Дед Мороз) почтасына 4 миллионга якын хат килгән инде.

Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез?

«Сабантуй» балалар журналы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Кыш бабай бүләге

Нет комментариев