Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтач районында яңа өйләнешергә җыенган яшьләр грантка дәгъва кыла ала

Гаризалар 8 августка кадәр кабул ителә, аны кесә телефонындагы «Услуги РТ 2.0» кушымтасы аша җибәрергә мөмкин

Татарстанда туй уздыру өчен яшьләргә 100 мең сумлык грант гамәлгә кертелгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

Төп шартлары: – Татарстанда урнашкан ЗАГС бүлекчәләрендә теркәлү;

– кияү һәм кәләшнең яше 35 тән (35 яшьне дә кертеп) артмаган булу;

– гариза тапшырган көнгә кадәр кимендә өч ел республика территориясендә яшәү.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың яңа никахлашучы 80 яшь пары ел ахырына кадәр туйга 100 мең сум грант алырга мөмкин!

Булачак туйга карата да таләп бар: – аның үзенә генә хас үзенчәлеге булырга тиеш. Һәр туйга грант күләме 100 мең сум тәшкил итә. Акча фәкать туйны оештыруга бәйле чыгымнар өчен бирелә.

 –  Гаризалар 8 августка кадәр кабул ителә. Аны кесә телефонындагы «Услуги РТ 2.0» кушымтасы аша җибәрергә мөмкин.

 – Булачак туйны – кияү һәм кәләшнең киемнәре, бәйрәмнең эчтәлеге һәм башкалар турында кыскача видео төшерергә дә кирәк булачак.

 – 80 җиңүче парны махсус эксперт советы билгеләячәк. Җиңүчеләргә исә соңыннан акчаны нәрсәгә тотуларын раслап, мәсәлән, аренда, залны бизәү өчен түләү, хисап тапшырырга туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев