Төрлесе
Балтач батырларны олылый
Кичә кулланучылар җәмгятенеӊ ашханәсе районыбызны Республикада спорт өлкәсендә, ә төгәлрәк әйткәндә татарча көрәш ярышларында танытучы батырларыбызны кабул итте. Аш өстәле артында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында узган бу очрашу күпләрнеӊ хәтерләрендә калыр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән ярышта районныӊ төп командасы 4 , икенче команда исә 50гә якын...
Кичә кулланучылар җәмгятенеӊ ашханәсе районыбызны Республикада спорт өлкәсендә, ә төгәлрәк әйткәндә татарча көрәш ярышларында танытучы батырларыбызны кабул итте. Аш өстәле артында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында узган бу очрашу күпләрнеӊ хәтерләрендә калыр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән ярышта районныӊ төп командасы 4 , икенче команда исә 50гә якын команда арасында 22 урында булды. Аз гына уӊай килмәу аркасында районныӊ беренче командасы, 3 урынны алган командадан бары 8 очкога калышты. Көрәшчеләр күрсәтелгән игътибарга рәхмәтләрен җиткерделәр, барлык көчләрен һәм осталыкларын районыбызныӊ көрәш данын якларга бирәчәкләрен әйттеләр. Ә мондый форсат яӊадан 10 көннән соӊ - Татарстан беренчелегендә булачак. Команда членнарына Балтач сөт-май комбинаты әзерләгән акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев