Балтач елдан-ел үсә, яңара! (+фоторепортаж)
Күп тапкырлар ишеткән, район газетасыннан укып, хәтта кайберләрен телевизордан хәбәрләр чыгарылышыннан да караган булды. Тик барыбыр, барып, үз күзең белән күргәнгә җитми икән.
Район ветераннар Советы инде өченче елын район күләмендә бик матур чара оештыра. Авыл җирлекләреннән иң актив ветераннар автобуслар белән район буенча экскурсиягә чыга. Бу чарада өч ел рәттән катнашу бәхетенә ирешкән ветераннар да бар араларында. Смәелдән Фаварис Гилиев: «Бер күрешү - үзе бер гомер бит ул. Экскурсия - райондагы яңалыклар, төзелешләр белән генә танышып калу чарасы түгел, ә безнең кебек бер кая да бармый өйдә ятучы өлкән яшьтәге пенсионерлар өчен аралашу, яңа танышлар табу, дөньяга чыгу да», дип белдерде.
Ветераннарның «Быел ни белән шаккаттырырлар инде» дигән, күңел түрләрен кытыклап торган сорауга җавап бирерлек, сөендерерлек сәбәпләр бихисап булды. Экскурсия маршруты уңышлы сайланган. Район мәдәният үзәге яныннан иртәнге сәгать сигездә кузгалган автобуслар бистәнең үзәк урамы аша үтеп, «Балтач» ял паркына юл алды. Биредә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов районда барган төзелешләр, бүгенге вәзгыять, алда торган башкарыласы эшләр белән таныштырып үтте. Сәфәр буе экскурсовод ролендә ветераннарны озата йөреп, яңалыклар һәм объектлар белән таныштырып барды. Бистәдәге Нариман урамы буйлап салынып килүче яңа тротуарларга, бишенче номерлы яңа «Сөенеч» балалар бакчасына сокланып, үзәк хастаханә янындагы быел ачылган яңа мәчеткә килеп туктадык. Биредә Фәрит хәзрәт мәчет белән таныштырды.
Юлны дәвам иткәндә Балтач бистәсе халкы өчен төзелгән Ялтра урманы янындагы яңа зират та, төзек тигез юллар да, иге-чиге күренмәгән, бушап калган кырлар да, көзге табигать күренешләре дә, Шушма елгасы буйлап тезелеп киткән таулар да игътибарсыз калмады.
Чираттагы тукталышыбыз Ярак-Чурмада берничә көн элек ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында ишекләрен ачып, кулланылышка тапшырылган күпфункцияле үзәктә булды. Гондыр, Ярак-Чурма авыллары өчен балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, китапханә, клубны үз эчендә алган әлеге заманча, зәвык белән эшләнгән бинаны күргәч, кунакларыбыз соклануларын белдерделәр.
Карадуган авылында Бакый Зыятдинов исемендәге гимназиядә булып, замана мәктәбе шушындый була икән, диделәр. Биредә «Игенче» җәмгыятенең матди ярдәме белән спорт залга капиталь ремонт башкарылган һәм иганәчеләр тырышлыгы белән актлар залы булдырылган. Шушы уку йортында озак еллар татар теле укытучысы булган Рәйсә Шәйхетдинова Карадуган урта мәктәбенең гимназия статусы алуына, биредәге уңышларга ихластан сөенүен белдерде.
Барыр юлыбыз кабат Балтачка таба юнәлде. Бистәдә үзәк мәчетнең янкорма өлешендә булдырылган мәдәрәсәсе белән таныштык. «Сабантуй» ял һәм спорт паркындагы төзелешләрне күргәч, чын парк булган бит бу, дип таң калдылар өлкәннәр.
Һәр объект, һәр төзелеш белән кызыксынып бардылар алар. Бассейн янәшәсеннән узганда, кайчан ачыла, дип сораштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов: «Киләсе елга йөзү костюмнарыгызны да алып килерсез инде, бассейны төзеп бетереп ачырга тырышабыз», диде уенын-чынын бергә кушып. Боз сарае да төзү планда юкмы әле, балаларыбыз күрше районнарга йөриләр бит, ерак юлларга чыгып китәләр, дип борчуларын да белдереп алдылар.
Инде өлкәннәребез сәфәр кылып, бераз арып та киткәннәр иде. Кариле амбулаториясенә килеп кергәч, участок табибы Альфир Йосыповның амбулатория һәм биредәге медицина хезмәте күрсәтүнең күп төрле уңайлыклары турында сөйләвен ишеткәч, арыганлыкларын кул белән юып алгандай булды. Ветераннарыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга тәҗрибәле табиб авызыннан җаваплар ишеттеләр. Теш дәвалау поликлиникасының заманча кабинетларын карадылар.
Аннан соң Кариле авылы урамнары буйлап үтеп, капиталь ремонт эшләре башкарылган, төзекләндерелгән балалар бакчасы, тузган торактан күчерү программасы аша төзелгән тезелеп киткән яңа йортларны карый-карый, быел җәйдә капиталь ремонттан соң кулланылуга тапшырылган чистарту корылмасына килеп җиттек. Сәфәр кылучылар чәчәккә күмелеп утырган ишек алдын, яшь агач-куаклар утырткан бакчаны, балыклар йөзеп йөргән чиста сулы күлне, тәртип-чисталыкны күргәч, болай да эшләп була икән бит, бу бик зур алга китеш, дип бәяләделәр.
Соңгы тукталыш бистәнең «Каенлык» банкет залында булды. Биредә ветераннар өчен мул табын артында район мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм үзешчәннәребез бәйрәм концерты тәкъдим итте. Өлкәннәр чордашлары белән хатирәләрне искә алып һәм бүгенге очрашудан алган тәэсирләр белән уртаклашып, яңалыкларга сөенеп, районыбыз киләчәгенең өметле булуына куануларын белдерделәр. Республика һәм район җитәкчелегенә олы, ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Кунакларны сәламләгән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, көн дәвамында алар белән бергә булган районның ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин үз чыгышларында ветераннарның активлыгына, көндәлек тормышта аларның киңәш-тәкъдимнәре терәк һәм кирәк булуына басым ясадылар. «Алда торган сайлауларда да сынатмассыз, илебез киләчәге өчен файда китерә алырлык кандидатларга тавыш бирерсез, дип ышанып калабыз. Без Мәскәүгә Татарстаннан көчле бердәм команда төзеп җибәрергә тиеш!», дип белдерделәр җитәкчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев