1 ноябрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы үткәрелде.
Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов алып барды.
Район Советының 10-нчы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
Беренче көн тәртибе буенча сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллинга бирелде. Ул Балтач муниципаль районының 2016-нчы елның 9 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017-2019-нчы елларга үсеш фаразлары турында чыгыш ясады.
Икенче һәм өченче көн тәртипләре буенча - Балтач муниципаль районының 2016-нчы елга кабул ителгән бюджетының 9 айлык үтәлеше һәм Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нче елларның планлы чорына бюджет проекты турында сүз финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде.
Дүртенче көн тәртибе буенча каралган «Райондагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына муниципаль мөлкәтне бирү буенча кабул ителергә тиешле муниципаль хокукый актлар турында»гы тема хакында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зифа Зарипова чыгышы тыңланды.
Бишенче көн тәртибе буенча «Шәхси ярдәмчел хуҗалык һәм индивидуаль торак төзелеш өчен арендага бирелә торган җир кишәрлекләрнең күләмнәре һәм төзелеш объектларның параметрлары турында» район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесенең урынбасары, баш архитектор Шамил Фәһим улы Борһановка сүз бирелде.
Утырыш азагында түбәндәге Карарлар кабул ителде:
1. Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 10-нчы утырышын 2016-нчы елның 10-нчы ноябрендә иртәнге сәгать 09.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында үткәрергә.
2.Утырышның көн тәртибенә каралган мәсьәләләрне кертергә.
3.Утырышка чакырылалар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев