Балтачлыларга Төркиядә ял итәргә мөмкин булачак
Россия ягы инициативасы белән белән бүген ил Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләште.
Ике як та террорга каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлекне көчәйтү мөһимлеген искәртте.
Владимир Путин ассызыклавынча, Төркия Президентыннан алынган хат халыкара һәм җирле проблемалар буенча уртак эшләрне, гомумән, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең тулы комплексын кабат җанландыруга этәргеч булган.
Россия лидеры, сәүдә-икътисадый һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне торгызу өчен Россия Хөкүмәтенә Төркиянең җаваплы идарә тармаклары белән сөйләшү алып бару эшен йөкләячәген хәбәр итте. Аерым алганда, Россия туристларына Төркиягә бару буенча чикләүләр бетереләчәге ассызыкланды. Дөрес, Төркия ягы да куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кулланырга тиешлеге әйтелде. Куп кенә балтачлылар үз иткән Төркиягә, димәк барырга мөмкинлек туа.
Ил башлыклары якын арада очрашырга сүз куешты.
Чыганак: Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев