Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта авыл җирлекләре хисапчылары имтихан тотты

29 июнь көнне төшкә кадәр районның авыл җирлеге идарәләре хисапчылары аттестация үтте.

Комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин һәм комиссия әгъзалары район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов һәм территориаль казна бүлеге җитәкчесе (ТОДК) Илнар Сафин һәр хисапчыдан бюжет, исәп-хисап, үзара салым акчалары һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар биреп, белемнәрен һәм һөнәри осталыкларын тикшерделәр.
Барлыгы 16 хисапчы имтихан тотты. Үз эшенең осталары дип Нөнәгәр, Пыжмара, Урта Көшкәт авыл җирлеге хисапчылары табылды.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250