Төрлесе
Балтачта базар гөрли
Балтач бистәсендә икмәк кибете каршында мәйданда һәр атнаныӊ пәнҗешәмбе көнендә ярминкә була. Соӊгы вакытларда бу базарныӊ яхшы даны тарала башлады бугай, Мамадыш, Питрәч, Кукмара районнарыннан, Чаллы шәһәреннән дә килүчеләр бар. Товарларныӊ да төрлесе бар, киез итектән алып кулдан ясаган чәчәкләр, промышленность әйберләре, авыл хуҗалыгы продуктлары сатыла. Иӊ гәҗәпләӊдергәне, Мамадыш районыннан...
Балтач бистәсендә икмәк кибете каршында мәйданда һәр атнаныӊ пәнҗешәмбе көнендә ярминкә була. Соӊгы вакытларда бу базарныӊ яхшы даны тарала башлады бугай, Мамадыш, Питрәч, Кукмара районнарыннан, Чаллы шәһәреннән дә килүчеләр бар. Товарларныӊ да төрлесе бар, киез итектән алып кулдан ясаган чәчәкләр, промышленность әйберләре, авыл хуҗалыгы продуктлары сатыла. Иӊ гәҗәпләӊдергәне, Мамадыш районыннан сатарга алып килгән күркә булгандыр. 19 килограмм булган бу кош бер бәрән кадәр ит биргән бит. Базарда кемдер туӊып торса, безнеӊ районыбызныӊ «моржына» мондый һава торышы уӊай гына бугай. Чөнки 25-30 градус салкында майка белән йөргән, чыныккан кешегә 2-3 градус салкынлык тоелмыйдадыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев