Балтачта гөмбә сезоны башланды
Гөмбә җыйган чакта сак булу сорала, ни дисәң дә алар арасында агулылар да күп, шуңа да бик белеп кенә җыярга кирәк. Әле аның ашарга яраклылары арасында да ныгытып эшкәртү таләп ителгәннәре бар, дөрес әзерләмәсәң, агулануың да ихтимал.
Аз гына агулану билгеләре сизелү белән, һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул килеп җиткәнче, авыруны яткырып, кечкенә йотымнар белән чак кына тозлы салкын су, салкын каты чәй яисә кофе, шулай ук сөт эчерә тору мәслихәт.
Белгечләр агуланудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә: гөмбә аз гына шикләндерсә дә, алмагыз; аларны юл буйларыннан җыймагыз; искергән, чебенләгәннәрен өзмәгез дә; җыйган көнне үк эшкәртегез; очраклы кешеләрдән сатып алмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев