Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта күп фатирлы йортлар янындагы җир участокларына ревизия ясалачак (фото)

3 сентябрь көнне Балтач бистәсенең Төзүчеләр урамында, 8 йорт янәшәсендәге сарайларда янгын чыгып, алтысын көлгә әйләндерде. Әлеге вакыйга бистә үзәгендә күпфатирлы йортларда сарайлары булган кешеләрне сагайтырга, тагын да игътибарлырак булырга мәҗбүр итте.

Әлеге гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау йөзеннән, район прокуратурасы тикшерү эшләре алып барды.
Бу факт буенча үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, янгын балигъ булмаган 2006нчы һәм 2007нче елгы балаларның гаебе белән килеп чыккан дип расланды. Ут белән сак эш итмәү аркасында сарай хуҗаларына шактый гына суммада зыян килде. Бу янгын очрагы, чын мәгънәсендә, күп фатирлы йортта яшәүчеләр өчен мал-мөлкәтләренә, сәламәтлекләренә зыян килү һәм иминлекләре ягыннан куркыныч янау булды.

Тикшерү эшләреннән күренгәнчә, янгын нәтиҗәсендә юкка чыккан корылмаларның күп фатирлы йортта яшәүчеләр тарафыннан законлы рәвештә төзелмәве ачыкланды. Чөнки җир участоклары рәсмиләштерелмәгән, төзелеш алып бару өчен рөхсәт кәгазе, тиешле документлар юк. Шушылар белән бәйле рәвештә, бу категориягә керүче йортлар янында үз иркең белән җир участогы биләп алу фактларын һәм төзелеш алып бару буенча тиешле норма һәм кагыйдәләрнең үтәлешен ачыклау максатыннан, күп фатирлы йортлар янындагы җир участокларына ревизия ясау үткәреләчәк.
Шулай ук югарыда әйтелгән көн тәртибен карау буенча район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә ведомствора киңәшмә дә узды. Бу киңәшмәдә хокук саклау органнары, прокуратура, юридик бүлек, төзелеш, җир һәм мөлкәт палатасы, район электр үзәге, янгын күзәтчелеге бүлеге һәм торак коммуналь хуҗалык җитәкчеләре һ.б. катнашты. Киңәшмәдә беренче чиратта, бистәнең Төзүчеләр урамында, 8 йортында яшәүчеләр белән җыелыш үткәрергә дигән тәкъдим кертелде.

Күпкатлы йортлар янәшәсендәге җир участокларына төзелгән каралты-кураларның хуҗаларын табарга, авария хәлендәге сарай, мунчаларны сүттерергә, пожар куркынычсызлыгын булдырмау юнәлешендә эш алып барырга дигән карар чыгарылды.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250