Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта «Парклар һәм скверлар көне» үтте (+фоторепортаж)

Бүген - 17 сентябрь көнне Балтачта «Сабантуй» ял һәм спорт паркында республика күләмендә үтә торган «Парклар һәм скверлар көне» билгеләп үтелде.

Һава торышы иртәдән үк гел үзгәреп торды. Бәйрәм чарасы башлангач та кара болытлар астыннан балкып кояшы да килеп чыкты, ул да булмады яңгыры да явып үтте. Җил исеп болытларны бераз тараткан иде, аяз, зәңгәр күк йөзен балкытып, Сосна тау башына күпер салып куйгандай, бар җиһанны нурга күмеп, салават күпере дә сузылды. Искиткеч күренеш булды ул! Мондый һава торышы бары тик парклар һәм скверлар көнендә генә була аладыр мөгаен!.. Табигатьтә җәй белән көзнең шулай тартышкан мизгелләрен бергәләп күзәтү үзе үк күңелле иде! Бирегә җыелган халык аз булса да, күтәренке күңел белән һәр чарада катнашты. Бер якта зурлар арасында велосипед ярышлары барды. Әлеге спорт төрендә узышу районыбыз өчен яңалык булып санала. Шуңа да активлык күрсәтүче, үз теләкләре белән велосипед алып килүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Катнашучылар бу ярышны киләсе елларда актив рәвештә уздырырга, халык арасында ярышның дәрәҗәсен күтәрергә дигән тәкъдим белән чыктылар.

Велосипед ярышларында ир-атлар арасында 1 урынны - Кадыйров Фәрит (Балтач), 2 урынны - Закиров Марат (Кариле), 3 урынны- Сәләхетдинов Марс (Куныр) алды, ә хатын-кызлар арасында 1 урынны - Йосыпова Алия (Балтач), 2 урынны - Мәрданова Роза (Кариле), 3 урынны - Сөләйманова Айгөл (Балтач) яулады.
Балалар асфальтка рәсемнәр ясау белән мәшгуль булса, рәсем сәнгатенә гашыйк укучылар көзге табигать күренешләрен кәгазьгә төшерделәр. Биючеләр бирегә җыелган халыкның күңелен күтәреп җибәрде. Җыр-моңга гашыйклар Наил Гарипов тирәсендә гитарага кушылып җырладылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре вакытлы матбугат белән таныштырып тордылар, газета-журналлардан күргәзмә әзерләнгән иде. Балалары белән килгән гаиләләр, оныкларын иярткән әби-бабайлар игътибарны аеруча да җәлеп итте.
Биредә хәзер төзелеш эшләре тәмамланды. Ял итеп утырыр өчен беседкалар, скамейкалар булдырылды, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылды. Шулай ук берничә спорт төре белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар да ясалды.Тирә-ягы матурланды, яңа корылмалар ясалды, кичке сәгатьләр өчен яктырткычлар да куелды... Кыскасы, "Сабантуй" паркына чыгып, ял итеп кайту өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылды.
Хөрмәтле райондашлар, бу гүзәллекне барып күреп кайтыгыз!
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250