Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта программа кысаларында салынган соңгы йортлар тапшырылды (+фоторепортаж)

Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында Балтач бистәсенең Ялтра урамында салынган йортлар куллануга тапшырылды.

Әлеге йортларны "Стройремтех", "Стройсервис" һәм "Юмарт" оешмалары Куныр авылында яшәүче Фәһимә Ибраһимовага, Тагашурдан Валентина Амаковага һәм Балтачтан Васыйл Фәизовка төзегән. Өлкәннәребезгә, аларның балалары һәм оныкларына йорт ачкычларын тантаналы рәвештә район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

Бу программа кысаларында районда барлыгы 386 ветеран яки аларның тол калган хатыннары тораклы булган. Бистәсенең Ялтра урамында программа кысаларында салынган әлеге йортлар соңгылары иде.

Фәһимә Ибраһимованың тормыш иптәше Галимулла Ибраһимов Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Куныр авылыннан Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовның бертуган энесе. Яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайткан Галимулла абый гомер буе хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан.

- Шушы сөенечле көнне генә күрә алмады картым. Инде үлгәненә дә уналтынчы ел китте. Бик сөенгән булыр иде, - ди Фәһимә апа.

Үзенең дә балачагы рәхәтлектә үтмәгән аның. Урагын да урган, ат белән заготзернога икмәк тә ташыган. Күрмәгәннәре калмаган.
- Бердәнбер улыбыз да 2001 елда вафат булды, әле ярый туганнарым бар. Энем Габделбәр, аның кызы Алсу гаиләсе үз әниләредәй тәрбияли, рәхмәт үзләренә, - дип сөенә Фәһимә апа.

Әлеге йортны төзегән "Стройремтех" оешмасына да бик рәхмәтле алар.

Валентина Амакова каты авыру сәбәпле, йорт ачкычлары килене һәм оныкларына тапшырылды. Ә менә Васыйл Фәизов ачкычны район җитәкчесе кулыннан үзе кабул итеп алды.

- Өлкәннәребезне сөендерә алуыбызга шатбыз. Шушы йортыгызда исән-сау булып, хәвеф-хәтәрләр күрмичә яшәргә язсын, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Матур, якты, бөтен уңайлыклары булган әлеге өйләрдә һәммәсенә дә тыныч күңел белән озак яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250