Балтачта янгыннарны кисәтү йөзеннән рейдлар үткәрелә
Балтач авылларында янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыклары белән бергә рейдларга үткәрә.
Соңгы вакытта районда янгыннарның еш күзәтелүе борчуга сала. Янгыннар чыгуга күпчелек электр жиһазларыныӊ, ягу һәм жылыту приборларыныӊ төзек булмавы, ут белән саксыз эш итү сәбәпче булып тора. Шулай ук шәхси хуҗалык янында буржуйкалар ягу да төп сәбәпләрнең берсе. Киеренке хәлдән чыгу максатыннан янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыклары белән бергә рейдларга чыкты. Һәр шәхси хуҗалыкка кереп аңлату эшләре алып барыла, шулай ук рейдлар вакытында куркыныч тудыручы йортлар, биналар исәпкә алына.
Нурфат Яппаров
Балтач һәм Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев