Балтачта законсыз чүплекләр ничек бетерелә
Елдан-ел экология мәсьәләсенә кагылышлы таләпләр катгыйлана бара. Административ хокук бозган гражданнарга беренче очракта ук кисәтү урынына протокол төзелә. Ә аның нигезендә, тәртип бозучыга штраф күләме билгеләнә.
Яз айларында барган чисталык икеайлыгы кысаларында гына түгел, ә бу мәсьәләне һәрдаим контрольдә тотарга кирәк. Соңгы елларда Балтач районының күпчелек авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан чүп җыю мәсьәләсе тиешле тәртипкә салынды. Бу эшне районда ике оешма башкара. Чепья зонасына кергән авыллар өчен - Чепья күптармаклы җитештерү предприятиесе , ә Балтач торак-коммуналь хуҗалыгына караган өлешенә "Төзекләндерү" ("Благоустройство" ) җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләре авылларда билгеле бер көнне, график буенча йөк машиналары белән чүпне җыеп, чүп базына алып барып бушаталар. Әлеге система авыл җирлекләрендә дә уңышлы гына башлангыч алды. Мәсәлән, Балтач, Нөнәгәр, Норма, Пыжмара, Чепья авыл җирлекләрендә бу төр эшчәнлек яхшы оештырылган. Алга таба районның барлык җирлекләрендә дә чүпне график буенча машиналар белән җыю кертеләчәк. Моның өчен хуҗалыктагы чүпне тиешле көнгә кап һәм капчыкларга яки тартмаларга тутырып капка төпләренә чыгарып кую гына таләп ителә. Хезмәт күрсәтелгән өчен айлык түләү квитанцияләрендә бер кеше башына 38 сум 70 тиеннән түләү хакы өстәләчәк.
Район административ чисталык комиссиясе рәисе Рамил Шакиров: "Соңгы елларда җирлекләрнең чисталыгына игътибар артканнан-арта бара. 2016 елда рәсмиләштерелмәгән чүплекләрне бетереп, чүпләрне Балтачтагы полигонга җибәрү буенча эш алып барыла. Шулай ук капка төпләрен, йорт һәм каралты-кура территориясен тәртиптә тотарга, "кызыл линия"дән чыгып, төзелеш материалларын, техника тотмаска кирәк", дип чакырды. - Җирлекнең киләчәген, яшәешен бергә кайгыртканда гына, биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары яхшы булачагын беркем дә исеннән чыгармасын иде. Шуның өчен чүпне үтильләштерү мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Киләчәктә районыбыз җирлегендә законсыз чүплекләр бетереләчәк", дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев