Республикада барган әлеге проектка алар һәркайсы үзенең уңай бәясен бирде. “Һәр белгеч безне көн дә борчыган сорауларны гади генә тел белән аңлатып бирде. Әлеге чараның дәвамлы булуын телим. Оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм”, - диде Эльвира Вафина.
Төрлесе
Балтачлылар Арчада узган «ӘЙТ» шоу-конференциясендә катнашты
Чараның төп вакыйгасы табиблар чыгышы булды
Шоу-конференциягә Арча һәм Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнары чакырылган иде. Барлыгы 280нән артык кеше килде. Чара район мәдәният йортында узды.
Теләге булган һәркем интерактив нокталарда сәламәтлеген тикшертте. «Ышаныч» үзәгеннән арт-терапия, СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгеннән ВИЧ-статуска экспресс-тест, Республика клиник офтальмология хастаханәсе белгечләре белән бергә күрү сәләтен тикшерү, Россия беренче ярдәм җәмгыяте әгъзаларыннан һәм студентларның медицина отрядларыннан беренче ярдәм буенча мастер-класслар, диетологтан туклану буенча киңәшләр, сәламәтлек үзәгеннән скрининг тикшерүе, физик һәм психологик сәламәтлек турында сөйләүче экскурсияләр – катнашучыларда бары уңай тәэсирләр генә калдырды.
Чараның төп вакыйгасы табиблар чыгышы булды. Лариса Фаткуллина, Степан Криницкий һәм Илдус Лотфуллин бүгенге көндә мөһим булган темалар турында чыгыш ясады: бәйлелек яки дофамин, сәламәтлеккә зыян китерми торган дөрес дофамин табу юллары; симерү куркынычы, организмда май тукымаларының артык булуын күрсәтә торган тән массасы индексын һәм башка күрсәткечләрне үлчәү ысуллары; репродуктив сәламәтлек – аны ничек кайгыртырга. Табибларның чыгышларын «Пластинка» пластик театры тулыландырды, ул гади чыгышлар тамашалы шоу-конференциягә әверелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының психологик озата бару һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Любовь Степанова, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина – рәсми ачылыш кунаклары иде.
Чара ахырында проект партнерларыннан бүләкләр уйнатылды
“Әйт” проекты 15 августта – Чистай, 19 августта – Әлмәт, 22 августта – Мөслим һәм 26 августта Яр Чаллыда була дип хәбәр ителә.
Гөлнур Миннебаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев