Балтачлылар бүләкләнде
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Нәтиҗәле хезмәтләре, шәхси эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Ринат Зиннәт улы Ибәтуллин;
- Илһам Мансур улы Мөҗипов;
- Марат Ринат улы Гыйләҗев;
- Алмаз Рәис улы Гыйләҗев;
- Ренат Нәкыйп улы Низамиев;
- Илдар Мансур улы Шиһабетдинов.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районны газ белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач газы” идарәсенең мастеры Айрат Фирдинант улы Мөхәммәтҗанов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышта актив катнашканы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач бистәсеннән хезмәт ветераны Нурулла Сәгъди улы Сәгъдиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан, “Сорнай” җәмгыяте хезмәтчәннәре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Павел Петрович Медведев – төрле эш башкаручы;
- Вазыйх Нәҗип улы Яппаров – шофер.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, “Дуслык” җәмгыяте тракторчысы Геннадий Николаевич Ефремов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мәгариф һәм сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач гимназиясе фельдшеры Мөнирә Ахунҗан кызы Ибраһимова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр И.Ф. Шәриповның Автозапчасти кибете сатучысы Рифат Бари улы Кадыров Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Нәтиҗәле хезмәтләре, спорт үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм көрәш буенча дөнья чемпионатыннан җиңү белән кайтканнары өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Ринат Фоат улы Хәйретдинов – спорт мәктәбенең тренеры;
- Аяз Айдар улы Хәйретдинов – көрәш буенча дөнья чемпионы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Шубан төп мәктәбе тәрбиячесе Гөлназ Әсхадулла кызы Хәсәнова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Иҗтимагый тормышта актив катнашканнары, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүне пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Ренат Каюм улы Нурисламов;
- Тәлгать Нургаян улы Галиев;
- Раушан Камил улы Вәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев