Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы исеменнән якташларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды
«Туган як» акциясе кысаларында районның ветераннар советы рәисе Радик Михайлов һәм «Наз» үзәге директоры Фәния Йосыпова Лесхоз интернат-йортыда яшәүче якташларыбыз белән очраштылар.
Визитның төп максаты – матди ярдәм күрсәтү генә түгел, өлкән буынга да игътибар күрсәтү. Очрашу барышында кунаклар якташларының яшәү шартлары, аларның сәламәтлеге һәм ялы белән кызыксындылар.
Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы исеменнән якташларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Нет комментариев