Балтачлылар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Нәтиҗәле хезмәтләре, авыл үсешенә һәм Бөрбаш авылы мәчете бинасының капиталь ремонтына зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Нияз Рафил улы Галимуллин – шәхси эшмәкәр;
- Рәнис Нургаян улы Сафин – шәхси эшмәкәр;
- Гыйлмулла Нурулла улы Хәйруллин – Бөрбаш авыл җирлеге депутаты.
***
Нәтиҗәле хезмәтләре, иганәчелек ярдәме күрсәтүгә зур өлеш керткәннәре өчен һәм “Наз” социаль-реабилитация бүлегенең 20 еллыгы уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- “Водстрой” ширкәте коллективы;
- Хәмит Сәет улы Баязитов – “Арбор” җәмгыяте җитәкчесе;
- Айнур Рамил улы Нотфуллин – “Татарстан” җәмгыяте җитәкчесе;
- Рамил Рәйфәт улы Шәйхиев – шәхси эшмәкәр;
- Рамил Йосып улы Файзуллин – шәхси эшмәкәр.
***
Нәтиҗәле хезмәте, югары күрсәткечләре, шашка һәм шахмат спорт төре үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, шашка һәм шахмат буенча район командасы әгъзасы Рифхәт Шәгвәли улы Нәбиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сорнай” җәмгыятенең электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Владимир Владиславович Антонов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Активист” хуҗалыгының сыер савучысы Зөлфия Ренат кызы Ефремова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев