Җил көньяктан, секундына 4-9 метр тизлек белән исә
Бүген Татарстанда, шул исәптән Балтачта да аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Җил көньяктан, секундына 4-9 метр тизлек белән исә. Температура +5тән +10 градуска кадәр.
16 октябрьгә халык сынамышлар ниләр әйтә?
- Чыпчыклар көтүләре белән тегендә-монда очса — тиздән һава торышы бозылачак;
- тычканнар калкулыкларның һәм түмгәкләрнең көньяк ягында оя казыса — кыш салкын һәм карлы булачак;
- гөлҗимеш кабат чәчәк атса — җылы һәм озын көзгә.
Нет комментариев