Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта җыелышлар социаль яклау бүлегеннән башлана+фоторепортаж

2025 елга нәтиҗә ясала һәм 2026 елга бурычлар билгеләнә

Балтачта хисап җыелышын иң беренчеләрдән булып социаль яклау бүлеге башлый. Һәм ел да кыска һәм оста чыгышларыннан бар да аңлашыла. 

2025 елга нәтиҗә ясала һәм 2026 елга бурычлар билгеләнә.

Җыелышка әлеге тармак хезмәткәрләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район ветераннар советы рәисе Радик Михайлов чакырылган, җыелышны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина алып барды. Фикер алышуларда халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин, өйләргә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Ганиева, гаиләләргә, балаларга социаль ярдәм итү бүлеге мөдире Гүзәл Җиһаншина, социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Ольга Гаврилова катнашты.

«Наз» директоры Фәния Йосыпова конкурслар һәм проектлар турында сөйләде. Алсу Гатиятуллина эшчәнлекләренә йомгак ясаганнан соң, сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов алды. Район җитәкчелеге вәкиле социаль хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Благодарим коллег за совместную работу