Төрлесе

Белгечләр Татарстан урманнарының торышын тикшерделәр

Республикада урман массивларының санитар торышын бәяләү буенча чаралар дәвам итә

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, июль уртасына тикшерүләр 1930 гектарны үз эченә алган. Диагностиканы җирле урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә, Рослесозащитаның профильле учреждениесе белгечләре дә үткәрә.

Мондый тикшерүләр утыртмаларның нинди хәлдә булуын билгеләргә һәм кирәк булганда санитария кисүләрен һәм башка савыктыру процедураларын үткәрү өчен нигез әзерләргә мөмкинлек бирә.

Эшләр «Экологик иминлек» милли проектына керә торган «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып барыла.

НТР-24

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев