Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Бензин артыннан Казанда газ кыйммәтләнә башлады

Шәһәрдә АИ-95не 53,7 сумга табарга мөмкин

Казанның ягулык салу станцияләре бәяләрне яңадан күтәрде. Узган ялларда иң сизелерлек арту «ТАИФ-НК» АЗС челтәрендә булган. Анда АИ-92+ хәзер  67,25 сум тора.

АИ-95 литры 6% ка яки 4 сумга кыйммәтләнде — 70,35 сумга кадәр. Дизель 0,67% ка артты – 75,65 сумга кадәр.

Үз клиентларын прайс белән беренче тапкыр гына гаҗәпләндермәгән «Ирбис» АЗС челтәре яңадан бәяләрне яңадан язды. АИ-92 3% ка 69,99 сумга кадәр артты, ә АИ 95+ 1,27% ка кыйммәтләнде – 84,99 сумга кадәр. 

Газ да кискен кыйммәтләнде. Бәя 11,12% ка яки 3 сумга арткан – 29,99 сумга кадәр.

«Лукойл» челтәре дә бәяләрне күтәрә, ләкин алай ук әһәмиятле түгел. АИ-95 анда 0,77% ка – 66,71 сумга кадәр үскән, АИ-100 0,42% ка – 96,28 сумга кадәр өстәгән.

Күптән түгел ягулык сату күләме буенча чикләүләрне бетергән «Татнефть» кә килгәндә, анда бәяләр тотрыклы. АИ-92 – 62,25 сумга, АИ-95 – 66,35 сумга бирәләр.

Казанда иң түбән бәяләр «Татнефть-АЗС-Төньяк-Көнбатыш»та, ул Һади Такташ урамындагы яңа Камал театрыннан ерак түгел. Анда АИ-92не 49,50 сумга саталар, АИ-95не 53,70 сумга бирәләр, АИ-98не 67,90 тора, ә дизельне 60,95 сумга саталар.

116ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев