Балтачта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә беренчеләрдән булып шәхси эшмәкәр Хасаншина Рәмзия Рафаил кызы ("Элит" кибете) кушылды. Ул аз керемле гаиләгә ярдәм күрсәтте, беренче сыйныфка баручы Самир Шәйдуллинга чалбар, пиджак, күлмәк һәм галстук бүләк итте.
Гаилә чын күңелдән ярдәм күрсәткән һәм битараф булмаган өчен Рәмзия Хасаншинага рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә без, үз чиратыбызда, булачак укучыга укуларында уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев