“Бездән башка беркем дә!”, ди десантчылар (+фото)
2 август Рәсәйдә һава десанты гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ул Балтачта да шактый югары дәрәҗәдә узды, 50дән артык десантчы Казан юлындагы Ватан сакчылары һәйкәленә җыелды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше кичен Казан юлындагы Ватан сакчылары һәйкәле янында узды. Әйтергә кирәк, быелгы бәйрәм чарасы матур мизгелләргә бик бай булды. Ватан сакчылары һәйкәле төзекләндерелеп, десантчыларны матурланып-көязләнеп каршы алды. Зәңгәр береткалыларның бәйрәм тантанасына гаиләре белән килүе дә чарага ямь өстәде.
Бәйрәм сәбәпчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров котлап, изге теләкләрен ирештерде.
- Ватан сакчыларының, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрнең елдан-ел күбрәк җыелуына ихлас күңелдән сөенәм. Хезмәт иткәндә алган белем һәм осталыкны сез тыныч тормышта, районыбыз хакына хезмәт куйганда уңышлы кулланасыз", - диде ул һәм актив десантчыларны һава десанты гаскәрләренең 85 еллыгы медале белән бүләкләде.
Шулай ук дусларын котларга чик сакчыларында хезмәт иткәннәр дә килгән иде. Бәйрәм күчтәнәче итеп зәңгәр күк йөзеннән сәлам биреп самолет очып үтте.
Сугышчан бурычларын үтәү хакына гомерләрен корбан иткән десантчыларны (ә алар «кайнар нокта»ларга беренче чиратта эләгә) бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә венок салдылар.
- Бүген җитмешенче елларда һәм күптән түгел генә кайткан десантчыларны бер сафта күрү икеләтә шатлык. Моның буыннан-буынга күчә баруы бик мөһим. Күреп торасыз бүген кайбер иптәшләр оныклары, балалары, хатыннары белән килгән, - ди актив десантчыларның берсе Фаил Габдрахманов.
Чара тәмамлангач та, «канатлы гвардия» әле таралышырга ашыкмады, истәлек өчен фотога төштеләр, бер-берсе белән армия хатирәләрен яңарттылар. Һәйкәл яныннан алар, һава-десант гаскәрләре флагы куелган машиналарга төялеп, Кариле авылына кичке ашка юнәлделәр, бәйрәм шунда дәвам итте.
"Зәңгәр береткаларның" дусларча кочаклашуы, әләмнәр җилфердәве, озын итеп сузылган машиналар чираты, армия турындагы хатирәләр, боларны беркайчан онытырлык түгел - бу алар өчен "Бездән башка беркем дә" шигаре белән тормышта өлге булган чын ир-егетләрнең матур бәйрәме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев