Катамараннарда йөрергә теләгән идек, барып чыкмады, ватык, диделәр
Узган ел Балтачка кунакка кайткан якташыбыз Кара күлгә бара торган юлларның бик начар хәлдә булуына борчылуын белдергән иде.
«Быел үзгәрешләрне күреп, бик сөендем, юллар бик яхшы итеп эшләнгән. Рәхмәт көче кергән һәркемгә. Кара күлнең гүзәллегенә дә бик озак сокланып йөрдек. Яңгыр яву сәбәпле, су коена алмадык. Катамараннарда йөрергә теләгән идек, барып чыкмады, ватык, диделәр. Икенче елга аларны да төзекләндерсәләр», дип шалтырата якташыбыз.
Нет комментариев