Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Борнак җирлегендә балык тоту ярышы уздырдылар

Әлеге чарада Борнак җирлегеннән төрле яшьтәге балыкчылар көч сынашты

14 февраль көнне, Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Борнак авыл җирлегендә Борнак авылы егетләре, «Борнак» җәмгыятенең матди ярдәме белән, Борнак, Иске Торҗа мәдәният йортлары бердәм булып, балык тоту ярышы уздырдылар.

Әлеге чарада Борнак җирлегеннән төрле яшьтәге балыкчылар көч сынашты. Балык тоту ярышына нәтиҗә ясалганнан соң, барлык килгән кунаклар арасында төрле күңелле ярышлар, милли уеннар оештырылды, әлеге уеннарда олысы да, кечесе дә бик теләп катнаштылар.

Бәйрәм кунакларын чанада утыртып йөртергә Фиргать абый ат җигеп төште. Бәйрәм кунаклары тәмле үлән чәе эчеп, пылау ашап, пешекче Раушания апаның үзе генә белә торган рецепты белән пешкән коймагын ашап, күтәренке кәеф белән чарадан таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев