Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Бөрбашлылар «Наз»ны җыр-моңга күмде

Мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында Бөрбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килделәр. Хөсәенова Рәзилә Латип кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.

Концертта Сәрдегән авылы клубы хезмәткәре Наилә Фәхретдинова һәм сәнгать җитәкчесе Фәргат Мифтахов башкарган татар биюләре, шаян көйләр тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар белән бергә үрелеп барды. Концерт көчле кул чабулар белән тәмамланды.

"Наз" да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Бөрбаш мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250