Бүген +11 градуска кадәр җылыта, явым-төшем көтелми
Төрлесе

Бүген +11 градуска кадәр җылыта, явым-төшем көтелми

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак

Бүген, 5 октябрьдә, Татарстанда һава температурасының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә төбәкнең көнчыгышында бераз яңгыр һәм җепшек кар явып үтсә, көндез явым-төшем туктый.

Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил урыны белән 16 метрга кадәр көчәя (Казанда – 14 метрга кадәр).

Төнлә температура -3 градуска кадәр түбәнәйсә һәм кырау күзәтелсә, көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава +6..+11 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометрның терекөмеш баганасы +8..+11 градуска кадәр күтәреләчәк).

Татар-информ


Нет комментариев