Быел җәй нинди булачак?
«Июнь һәм июль – елның иң яңгырлы айлары. Иң күп явым-төшем, гадәттә, июль аенда күзәтелә», – дип искәртә синоптиклар
Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Татарстанда июнь аенда уртача айлык температура нормадан 1 градуска югарырак булыр, дип көтелә, ул республика буенча 17,8 градус тәшкил итә, дип яза Интертат.
Июнь аенда безнең төбәктә явым-төшем күпьеллык нормага якын булыр, дип көтелә, ул Казанда – 57, республикада 60 миллиметр тәшкил итә.
«Июнь һәм июль – елның иң яңгырлы айлары. Иң күп явым-төшем, гадәттә, июль аенда күзәтелә», – дип искәртте ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда июль һәм август айларында температура нормадан 1 градуска югарырак булыр, дип фаразлана. Татарстанда июль аенда уртача айлык һава температурасы – 19,9 градус, ә августта 17,7 градус тәшкил итә. Җәй айларында явым-төшем (июльдә – 56, августта – 54 миллиметр) климат нормасы чикләрендә көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев