«Быел гөмбәне 900 банка гына яптык», ди райондашыбыз
«Безнең Чулпан кебек тырыш кеше юктыр ул!» – диләр Арбор авылында яшәүче Чулпан Әүхәдиева турында авылдашлары
Социаль челтәрдәге фотоларын күреп кенә дә аның уңганлыгына шаклар катасың. Фотодагы тезеп куйган тозлы гөмбә банкаларын юри генә чутлый башлаган идем, исәбенә чыга алмадым.
– Гөмбәне үземне белә башлаганнан бирле җыям дип әйтергә буладыр. Башта әниләргә ияреп бара идем. Кияүгә чыккач, мин иремне иярттем. Ул гөмбәләрне бөтенләй танымый иде, җыйганы да булмаган. Хәзер инде остарды, мине дә уздыра», – ди Чулпан елмаеп.
Быел гөмбәгә бай ел булды, Әүхәдиевлар 900 тирәсе банка гөмбә тозлаган. Әмма узган елгы рекордны куып җитә алмаганнар, былтыр 1400 банка гөмбә эшкәртеп сатканнар. Әле рекордка якынлашканнар да булырлар иде. Башка эшләре күп җыелгач, быел гөмбәгә йөрүне иртәрәк туктатканнар.
Эшне батырып эшләве, тырышлыгы нәселләреннән килә. «Әнием утыз ел мех фабрикасында эшләде. Әтием бик оста эретеп ябыштыручы иде. Ә менә сатуга хирыслык бабамнан – әнинең әтисеннән килә. Ул бик оста сата белгән», – ди Чулпан.
Урманга гел йөреп торса да, чак кына адашмый калган вакытлары да булган. «Гөмбәгә ялгыз йөрергә ярамый, иптәшсез чыгып китмәгез, – дип кисәтә ул. – Белгән гөмбәне генә җыярга кирәк. Гөмбәне фотога төшереп, «моны җыярга ярыймы?» дип сорап язалар. Әле берсе гөмбә тозлап сатучы да икән. Зинһар, сак булыгыз. Мин үзем белгән, таныганнарын гына җыям. Аннары бөтен гөмбәне дә бер үк рецепт белән әзерләргә ярамый. Һәр гөмбәнең үз эшкәртелү ысулы һәм үз рецепты. Әйтик, җирән гөмбәгә канәфер кебек тәмләткеч, укроп зонтигы салырга кирәкми. Аның үз тәме бар».
Чулпан бик тынгысыз кеше, гел эзләнүдә. Үзенә ошаган эшне тапканчы, күп нәрсә белән шөгыльләнеп караган.
– Һәм мин аны таптым – ярымфабрикатлар һәр роллылар ясап сатам. Күп эшлисең, ничек арымыйсың, дип сорыйлар. Җаным-тәнем белән яратам мин бу эшне, шуңа арымыймдыр. Киресенчә, аларны эшләгәндә ял гына итәм. Акча өчен эшләүдән битәр, бу эш белән үземә ошаганга шөгыльләнәм. Мине дә өйрәт әле дип киләләр. Аларга да, күңелегезне бирмәсәгез, акча өчен генә эшләмәгез дим. Өйдәгеләрнең дә сине хуплап торуы, ярдәм итүе кирәк, әлбәттә. Аллаһка шөкер, теләсә кайсы эштә таянычым – ирем. Башлама, эшләмә, алынма дип киресен сукаламый. Син булдырасың дип кенә тора. Үзем тынгысыз булгач, гаиләмнең дә тик утырганы юк. Улым Илдан белән кызым Иделиягә дә эш җитәрлек. Улыбыз Казанда – студент. Кызыбыз 9 нчы сыйныфта укый. Ире Илфар авыл мәктәбендә инглиз теле укыта. Хуҗалыктагы эшләр күбесенчә аның өстендә, өйдәгеләре кызым җилкәсендә дияргә була. Мин исә роллылар, ярымфабрикатлар ясау белән мәшгульмен. Гаилә белән эшләү рәхәт тә, күңелле дә, – ди Чулпан.
Чулпаннан майлы гөмбә маринадлау рецепты:
2 килограмм гөмбәгә маринад өчен: 1000 грамм су, 2 аш кашыгы шикәр комы, 4 бал кашыгы тоз, 3 грамм дәфнә яфрагы, 6 борчаклы борыч, укроп зонтигы, 3 бал кашыгы 9 процентлы аш серкәсе
Әзерләү:
Чистартылган һәм юылган гөмбәләрне 20 минут дәвамында пешерәбез, күбеген җыябыз. Аннан дуршлагка салып суын түгәбез һәм тагын бер кат юабыз. Маринад өчен су кайнатып, серкәдән тыш, барлык тәмләткечләрне кушабыз. Гөмбәләрне маринадка салып, 30 минут пешерәбез. 25 минутта аш серкәсе өстибез.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев