Быел Казанда «Үлемсез полк» офлайн форматта узачак
Казанда «Үлемсез полк»акциясен үткәрү форматын билгеләделәр
Элегрәк РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков 2026 елда акция форматы һәр төбәктәге куркынычсызлык вәзгыятенә бәйле булачак, дип әйткән иде. Күрше Башкортстанда, мәсәлән, «Үлемсез полк» онлайн узачак.
Узган ел Казанда «Үлемсез полк» йөрешен өч елга беренче тапкыр көндезге форматта уздырдылар. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, ул вакытта акциядә 150 мең кеше катнашкан.
Быел Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларны оештыруга ТР башкаласында 64,8 млн сум бүлеп бирергә планлаштыралар — бу 2025 елга караганда 19,6 млн сумга күбрәк. Бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы традиция буенча Меңьеллык мәйданы булачак.
Тантаналар шулай ук Җиңү паркында да узачак. Шул ук вакытта салютны оештыру мәсьәләсе ачык кала.
Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев